2023 елның ноябрендә Татарстан Республикасының Азәрбайҗан Республикасындагы Даими вәкиллеге базасында Казан федераль университеты каршындагы Каюм Насыйри институтының Бакудагы белем бирү-мәдәни үзәге ачылды.
Үзәк татар һәм рус телләрен, мәдәниятләрен саклау, таныту һәм үстерү максатыннан оештырылды. Ул Казан федераль университетының Россиядә һәм чит илләрдә эшләүче Каюм Насыйри институты үзәкләре челтәренә ↗ керә.
Эшчәнлекнең төп юнәлешләре
- уртак вебинарлар;
- КФУ белгечләренең онлайн-лекцияләре;
- татар теле буенча бушлай онлайн-дәресләр;
- бәйгеләр, мәдәни-мәгърифәтчелек чаралары һәм башка проектлар.
Казан федераль университеты каршындагы Каюм Насыйри институтының Бакудагы белем бирү-мәдәни үзәге җитәкчесе
Эльмира Юсифли